Районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Кама Таңнарында” ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр. Чарада катнашучылар беренче аяк киеме ничек һәм кайда барлыкка килгән, гасырлар буенча ни рәвешле аның формалары үзгәргәнлеген белделәр. Шул ук вакытта музей экспонатлары белән таныштылар.