Эшлекле киңәшмә

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

   Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Василий Глазков 2018 елда Кама Тамагы муниципаль район территориясендә башкарыла торган Республика программалары белән таныштырып китте. Муниципаль район башкарма комитеты архив бүлегенең  2017 елдагы эшчәнлеге хакында Ирина Бастрыгина сөйләде. Киңәшмәнең икенче өлешендә үзара салым акчасын җыю, башка мәсәләләр турында сүз барды.         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International