Шәһәр халкын авыл хуҗалыгы азык-төлеге белән тәэмин итү максатыннан Казан шәһәрендә ярминкәләр дәвам итәчәк. Кама Тамагы муниципаль районы ярминкәләрне “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге каршындагы майданда оештырачак (Казан шәһәре, Киров районы, Краснококшайская урамы). Чираттагы ярминкәләр 31 мартта, 14 нче һәм 28 нче апрельләрдә узачак.