Тәрбиячеләр О. Будилова, А. Беляева һәм хәзерлек группасына йөрүче балалар Рузиля Хәйруллина, Шуайна Рамазанова, Мурат Баев, Денис Зиннәтов, Әмир Миннигалиев, Ксения Мокшина, Данияр Гиниятов, Софья Афонина балаларны Сергей Михалковның шигырьләре белән таныштырдылар. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре балаларга шигырьнең ничек итеп иҗат ителүен сөйләделәр. Балалар язучының әкиятләрне тәрҗемә итүче генә түгел, ә үзе дә әкиятләр язучы икәнен белделәр. Бәйрәмдә актив катнашканнары өчен язучының иҗатын әйбәт белүче дипломын алдылар.