Затон урта мәктәбенең 1б һәм 1а сыйныф укучылары Куйбышев Затоны поселок китапханәсендә булдылар. Алар өчен “ Безнең поселокның тарихы”дип исемләнгән дәрес үткәрделәр. Балалар Куйбышев Затоны поселогы турында кыскача белешмәләр алдылар, поселокның тарихына багышланган фильм карадылар. Очрашуга килгән Михаил Островидов үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.