Каникул көннәрендә Район балалар китапханәсендә Кама Тамагы урта мәктәбе библиотекасы белән берлектә Лев Толстой елына багышланган “Здравствуй басня!” дип аталган чара булып үтте. Кама Тамагы урта мәктәбенең 2 класс укучылары, класс җитәкчеләре И. Антонова һәм Н. Бубнова белән “ Яшь укучыга мәсәл нәрсә бирә” дигән бәхәстә теләп катнаштылар. Соңыннан китапханәчеләр балаларга Лев Толстойның яраткан мәсәләләрен кычкырып укырга тәкъдим иттеләр.