Юбилярны котлау

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Юбилярны котлау

   Кама Тамагы районы Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Владимирова Мария Михаил кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мария Владимирова 2017 нче елдан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә тора. Бүлек хезмәткәрләре Илсөяр Сабирова һәм Рүзилә Айсина юбилярны котлап исәнлек-саулык теләделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International