«Татарстан-бай төбәк»

2018 елның 6 апреле, җомга

   Татарстанның 100 еллыгы бәйрәме уңаеннан “Кама Тамагы муниципаль районындагы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Татарстан-бай як» темасына тематик дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты: балаларда үз илләренә гражданлык һәм патриотлык хисләрен тәрбияләү. Чара барышында балалар сорауларга җаваплар бирделәр, үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, Татарстан республикасына багышлап шигырьләр сөйләделәр. Татарстан Республикасы хакында бик күп шигырьләр язылган, матур җырлар яңгырый, тик һәр кешенең йөрәгендә иң төп җыр –гимн.                                                                                                                                               

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International