Балтач авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә, балалар белән “Тарих эзләреннән” дип исемләнгән дәрес-әңгәмә үткәрделәр. Китапханә мөдире Нурания Хайруллина балалар белән бергә: Бөек Ватан сугышының башлану тарихын, авыр сугыш елларында кешеләр ничек итеп тормыш иткәннәрен искә алдылар. Аеруча, сугыш вакытында яшьләр тормышы темасы кызык булды. Әңгәмәдә балалар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында сойләделәр.