9 нчы апрельдә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында уздырылган “Мин - эзләнүче” муниципаль конкурсының проектларны яклау этабы булды. Берничә ай дәвамында тикшерү һәм эзләнү эшләре өстендә зур хезмәт куйган укучылар үзләренең проектлары белән таныштырдылар. Һәр чыгыш үзенчәлекле һәм кызыклы иде. Җиңүчеләр һәм актив катнашкан балалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.