Наркотиклар һәм сәламәтлек

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

    «Россия Балалары-2018 ел» ведомствоара операциясе кысаларында “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном оешмасы социаль педагогы Алия Айсина  2018 елның 11 апрель көне балигъ булмаган балалар белән «Наркотиклар һәм сәламәтлек» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.

Чараның максаты –  балаларга наркотикларның сәламәтлеккә иң зыянлы фактор икәнен җиткерү иде.

Чараның бурычлары: балигъ булмаганнарга сәламәтлекнең нинди  мөһим социаль кыйммәткә ия булуы, яшәү дәверендә аны үзеңдә формалаштыру, наркотиклар кулланган өчен җинаять җаваплылыгы белән таныштыру булды.

Чара барышында катнашучылар видеофильм карадылар , “Наркотиклар куллануның мотивы»турында тест үттеләр, җинаять җаваплылыгы алымнары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International