Яшьләр эше һәм спорт бүлеге “Форпост” оешмасы, “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексы, балалар –яшьүсмеләр спорт мәктәбе белән берлектә “Бөек Ватан сугышы юллары буйлап” исемле тарихи квест үткәрделәр. Район урта мәктәпләреннән биш команда катнашты. Чарада катнашучылар алга таба да шундый чараларда катнашырга теләк белдерделәр.