Балигъ булмаганнар белән «Иреклеләр балаларга» акциясен үткәрделәр

2018 елның 4 мае, җомга

 «Доброгод»  акциясе кысаларында 3 майда “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары «Иреклеләр балаларга» акциясен үткәрделәр

    Акциянең төп максаты - Татарстан Республикасы иреклеләр хәрәкәтенең чикләрен киңәйтү, фикерләрне балигъ булмаганнар,  ата-аналар һәм җәмәгатьчелек арасында тарату, авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм итү, балигъ булмаганнарда актив гражданлык позициясе, әхлакый-эстетик сыйфатлар һәм  ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

   Чара барышында балалар флэшмобта, букет ясау буенча мастер класста, асфальтта рәсем ясау конкурсында катнаштылар.

Статья авторы: Алия Айсина                                                                                                                                                                                      Фото авторы: Гөлназ Хөснетдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International