Олы Кариле һәм Рудник урта мәктәбе, белем бирү идарәсе “Агач утырту көне” акциясенә кушылдылар. 5 май көнне алар урманчылык хезмәткәрләре белән берлектә Антон авылыннан ерак түгел урман фондында 3 меңгә якын нарат үсентеләре утырттылар. Әлеге акциянең максаты булып киң җәмгыятьчелекне урман ресурсларының әһәмиятенә җәлеп итү һәм илебезнең экологик куркынычызлыгын тәэмин итү тора.