Кама Тамагы муниципаль районында бадминтон буенча мастер-класслар үтте

2018 елның 8 мае, сишәмбе

    17 апрельдән 3 нче майга кадәр Кама Тамагы муниципаль районында бадминтон буенча мастер-класслар үтте. 2017 елда район балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбе грант откан иде. Әлеге грант кысаларында бадминтон уены өчен кирәкле җиһазлар сатып алынды. Һәрбер мәктәпкә бу уенны үстерү өчен ракеткалар, сеткалар һәм башка җиһазлар таратылды. Бер генә мәктәптә  мастер-класска битараф калмады. Балалар бик теләп уйнарга өйрәнделәр. Ике аерым мастер-класс мөмкинлеге чикле балалар өчен оештырылган иде. Кама Тамагы муниципаль районында бадминтон балалар арасында елдан-ел популярлаша бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International