Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның Бөек Җиңү көне белән котлавы!

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш ветераннары тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Хөрмәтле якташлар!

Чын күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Бу көнне без халкыбызның кыюлыгын, батырлыгын данлыйбыз. Җиңү көне – буыннар берлеге бәйрәме. Еллар уза, ветераннар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара, әмма без ата-бабаларыбызның батырлыгы турындагы хәтерне буыннан буынга тапшырабыз. Илебезне саклап калган, безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга рәхмәтебез һәм ихтирамыбыз чиксез. Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә гомерләрен кызганмаган геройларга мәңгелек дан! Алар кылган батырлыкны беркайчан да онытмабыз. Бу истәлекле көндә барыгызга да бәхет, нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның игътибарын, мәрхәмәтен тоеп яшәвегезне телим.   

    

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                            П.Н.Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International