Иске Казиле авыл җирлегендә 9 май көне Бөек Җиңү көненә багышлап тантаналы митинг үтте. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, сугышчы-афганчылар, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. Ветераннарны Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ильмир Гыйльметдинов, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Ильдус Сәгъдиев, Иске Казиле урта мәктәп директоры Халит Бәдретдинов котладылар.