2018 елның 4 августында Кама-Тамагы районы Балчыклы авылында “Авыл көне” булып узды. Бәйрәм милли рухта, матур җырлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Килгән кунаклар татлы чәк-чәктән авыз иттеләр, мул табын артында пылау белән сыйландылар. Җыелган халыкка район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев, авыл җирлеге башлыгы Радик Сәгъдиев, авылның имам-хатибы Рәшит Галиев үзләренең җылы котлауларын җиткерделәр. Майдан танылган артистлар - Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның моңлы җырларыннан яңгырап торды. Авыл халкы бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар.