Красновидовода «Алма спасы» бәйрәме үтте

2018 елның 19 августы, якшәмбе

19 август көнне христианнар икенче спасны – Алманыкын билгеләп үтәләр.

Менә инде ничәнче ел Красновидово авылында  киң  итеп  “Алма спасы” халык бәйрәме уза.

Бу авыл элек-электән үзенең җәлеп итүчәнлеге белән мактала. Элек бөтен авыл алма бакчаларына күмелә иде. Кайбер хуҗаларның ике-өч бакча булган.  Алма сату сәүдәләре киң таралган булган. Хәзер Красновидово авыл халкы барлык гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм аларны мирас итеп тапшырырга тырыша. Менә бүген дә Венец тавында, Иделнең уң як ярында, “Алма спасы” бәйрәме гөрләп  оештырылды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов булдылар.

Бәйрәмдә  зур ярминкә дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International