Футбол уеннары буенча нәтиҗә

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

19 августта Кама Тамагы поселогы стадионында 2018 елның ТР футбол буенча Беренчелек   кысаларында, 2нче лига уеннары узды. Безнең район җыелма командасы «КАМА» Кукмара шәһәре һәм Җәлил (Сарман районы) поселогы командалары белән очрашты.

Беренче матчта Кама Тамагы җыелма командасы Кукмараны 3:0 исәбе белән җиңде, икенче очрашуда безнең футболчылар «Джалилец» командасын 6:0 исәбе белән җиңү яулады.

«КАМА» командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте, безнең егетләргә афәрин! Аларга киләчәктә дә җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International