Казанда байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге ярышлары старт алды

2018 елның 24 августы, җомга

Казанда байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге һәм бөтенроссия ярышлары старт алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спортның ишү төрләре үзәгендә 200, 500, 1000 һәм 5000 метр дистанцияләрдә 24 яшькә кадәрге юниорлар һәм юниоркалар җиңү өчен көрәшә.

Ярышларда Россия Федерациясенең 28 субъектыннан 280 спортчы катнаша.

Ярышлар программасын байдарка һәм каноэда ишү буенча Бөтенроссия федерациясе сайтында күрергә була.

25 августтан 9:00 сәгатьтән башлап беренче финал ярышлары булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International