Песков: Владимир Путин пенсия реформасын йомшартырга мөмкин

2018 елның 24 августы, җомга

Россия Президенты Владимир Путин, әгәр кирәк дип тапса, пенсия реформасын йомшартырга мөмкин. Бу турыда Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

"Әгәр Президент кирәк дип тапса, ул моны эшлиячәк. Хәзергә башка әйтер сүзем юк", - дигән Песков журналистларның сорауларына җавап биреп.

Россия башлыгы бу турыда сүзен август азагында әйтергә мөмкин.

  • Россия Хөкүмәте пенсия яшен арттыруны киләсе елдан башлап, ел саен өстәп барырга тәкъдим итте. Шулай итеп илдә пенсия яше ир-атлар өчен 65 яшь һәм хатын-кызлар өчен 63 яшь булачак. Күчеш этабы 2019 елда башлана һәм ир-атлар өчен 2028 елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2034 елга кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International