24 августка район буенча 10897 гектар мәйданда уңыш җыеп алынган, бу барлык җыеп аласы мәйданның 65%ын тәшкил итә. 2227 га арпа, 1844 га сабан бодае, 12 га вика, 261 га борчак урдырылган. Барысы 22249 тонна ашлык суктырылган, район буенча уртача уңыш центнерыннан 20,4 га. 4431 тонна арпа, 3384 тонна сабан бодае, 234 тонна борчак, 22 тонна вика, 577 тонна солы суктырылган. Кырларда барысы 25 комбайн эшли, үзебезнекеләрдән тыш 7 комбайн “Агротехнология” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән җәлеп ителгән. 2018 елгы урып-җыю барышында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны стимуллаштыру максатында, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе игълан ителде. Бәйге шартлары буенча 490 кеше җиңүчеләр булачак. Җиңүчеләр иң күп урдыру мәйданы hәм иң күп суктыру буенча билгеләнәчәк. 50 мең сумнан 240 премия, 40 мең сумнан 50 премия, 30 мең сумнан 200 премия каралган. Район буенча иң яхшылар бишлеген Мөдәрис Минһаҗев җитәкли, ул 1280 тонна ашлык суктырган, икенче урында Олег Чернеев (1091 т), алар артыннан бастырып Илгиз Гыйззәтуллин (1052 т), Растам Сәйфиев (1032 т), Солтан Шәкүров (1021 т) бара.