25 августта Олы Мәрәтхуҗа авылында татар язучысы һәм публицист Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган чара узды. Кунаклар арасында – язучылар, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма таетрның артистлары, район укытучылары, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре. Язучының авылында катнашучыларга концерт, экскурсия үткәрелде. Өй музеена һәм Туфан Миңнуллин исемендәге чишмәсенә сәяхәт булды . Кичә аның пьесасы буенча «Алты кызга бер кияү» спектакле белән тәмамланды.