Кама Тамагы муниципаль районның футбол буенча «КАМА» җыелма командасы Татарстанның Чемпионы булды!

2018 елның 28 августы, сишәмбе

25 августта  безнең «КАМА» район җыелма командасы катнашында Әлмәт шәһәрендә 2018 елның футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге 2нче лиганың соңгы уеннары үткәрелде.

Турнир нәтиҗәләре буенча безнең команда иң күп очко җыеп Татарстан Республикасының футбол буенча 2нче лиганың Чемпионы булды.

Безнең футболчыларны Котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар, көч һәм сәламәтлек телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International