Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрылыгы республикакүләм фестиваль-конкурс игълан итә

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Минем яшем - минем байлыгым" дигән конкурс-фестиваль оештыра.

Проект Татарстан республикасы картлар һәм инвалидлар интернат йортларында социаль ярдәм алучылар арасында үтәчәк. 

Фестиваль-конкурсның максаты картлар һәм инвалидларның актив аралашуга, иҗат мөмкинлекләрен арттыру, ялларын файдалы итеп оештыру, сәләтләрен башкаларга күрсәтү.

Фестиваль-конкурс вокал, нәфис сүз, хореография номинацияләре буенча үтәчәк.  Сайлап алу туры учреждениеләрнең үзендә уза. Икенче этап зона схемасында теркәлә ( Положение кара). Зона этабында җиңүчеләр проектның өченче - финал этабына чыга. 

Тулырак мәгълүматны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге координаторыннан алырга мөмкин. 420107 Казан шәһәре,  Петербург урамы, 40 йорт.

Тел./факс: 236-48–50, 238-27-95.

Е-mail: rrc.org@bk.ru ("Мои года – мое богатство" тамгасы белән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International