2018 елның 27-28 августында терлекләрне кышлатуга әзерлекне тикшерү максатыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Госман Ганибаевич Камалиев районның терлекчелек фермаларын йөреп чыкты. Районның барлык хуҗалыкларында да терлекчелек биналарын кышка әзерләүгә зур игътибар бирелә. 1 филиалның «Карамал» бүлекчәсендә 2 терлекчелек бинасы капиталь ремонтланган. «Кече Салтык» бүлекчәсендә 4 рәтле сыер киртәсенең түбәсе тулысында алыштырылган. «Келәнче» бүлекчәсендә шулай ук 4 рәтле сыер киртәсе төзекләндерелгән, тирес чыгаручы транспортер урнаштырылган, фермага килүче юллар тәртипкә китерелгән. Олы Кариле хуҗалыгында шулай ук 2 терлекчелек бинасы ремонтланган.
Барлык яшь терлекләр кардаларда тора, барлык хуҗалыкларда да ашату рационы нормага туры килә, кардалар тирестән чистартылган. Терлекчелек фермалары печән һәм салам белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.