Безнең районга 2 яңа машина

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Дәүләт Советының мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында Республика Көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада смотр-конкурс җиңүчеләрен яңа машина белән бүләкләделәр. Безнең районнан смотр-конкурста Келәнче һәм Кирельск җирлек башлыклары Дамир Кадыров һәм Фәнис Зиннәтуллин җиңделәр. Рөстәм Миңнеханов аларга  яңа машина ачкычларын тапшырды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләчәктә дә район хакына нәтиҗәле эш телик аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International