ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә махсус тәңкә чыгарылачак. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышында билгеле булды.
Россия Федерациясенең Үзәк банкы кыйммәтле металлдан истәлекле тәңкә чыгару тәкъдимен хуплаган. “Үзәк банк кыйммәтле металлдан ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган акча чыгару тәкъдимен хуплады”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Ул бу тәңкәнең 2020 елда истәлекле тәңкәләрне әйләнешкә кертү буенча проектка кертелгәнен әйтте.