Хөрмәтле каматамагылылар!
Татарстан Республикасы һәм Район көне уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез!
Республика көне – күп милләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдырган уртак бәйрәмебез. Бу бәйрәм туган ягыбызның тарихы, традицияләре, бүгенге көндәге уңышлары белән горурланган кешеләрне үзара берләштерә. Республкабыз халкының хезмәт сөючәнлеге һәм рух күтәренкелеге, үткәнгә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәте бүгенге көндә лаеклы тормыш дәрәҗәсе булдыруга өмет уята.
Республика көне белән бергә без тагын бер көнне билгеләп үтәбез – районыбызның үзенең 88 еллыгын бәйрәм итә. Бу шатлыклы вакыйгага безнең дә катнашыбыз бар. Районыбыз, аның тарихы, бүгенге көндә яулаган уңышлары белән горурланабыз, аның матур киләчәгенә өметләнәбез.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, тынычлык һәм иминлек телим. Республикабыз һәм районыбыз чәчәк атсын!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы П.Н. Лоханов