30 августта, Татарстан Республикасы һәм Район көне уңаеннан, Кама Тамагы районының иң матур Чокыр аръягы җирендә Карамал елгасының ярында чираттагы “Идел-Кама” балык тоту чемпионаты һәм “Кама ухасы” фестивале узды. Чемпионат иртәнге сәгать 4тә старт алды. 12 экипаж балыкчылары, теркәлгәннән соң, балык тотарга китте. Сәгать 10да “Уха” фестивале ачылды, анда предприятие, оешма һәм авыл җирлекләреннән 18 команда катнашты.
Узган еллардагы кебек балык тоту Чемпионатының судьясы, Татарстан Республикасының балыкчылык спорт Федерациясе рәисе - Олег Гарипов булды, ә уханы пешерүчеләр арасыннан җиңүчеләрне шеф-пешекче Ленар Зарипов билгеләде.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
«Спининг мастеры» номинациясендә «Клевое местечко» командасы җиңде (Николаев С., Суетинов. А.);
«Квок мастеры» - Арсентьев. А., Благодеров О;
«Биоресурсларның сакланышы» номинациясендә призны Шишмарев Д., Фоклин В. җитәкчелегендә «ВаДим» экипажы отты.
«Корабльдә хатын-кыз» номинациясендә Чемпионатының бердәнбер хатын-кызы Нестерева Алсу аерылып торды.
Төп номинациядә призлы урынны «Камские просторы» командасы алды.
Балыктан иң тәмле ризык төп призын спорт-сәламәтләндерү комплексы «Акчарлак» командасы яулады. Икенче урын – ҖЧҖ «Уют+», өченче - Затон урта мәктәбе «Блесна» командасында.
Бәйрәм дәвамында каматамагылылыр һәм кунаклар өчен районның иҗади коллективлары: ВИА "Калейдоскоп", "Ассоль" хореография коллективы, "Аэлита 20 ел үткәч" бию коллективы, Петр Сорокин, Айгөл Хәсәнова, Карипов Фәнил чыгыш ясадылар.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!