Хөрмәтле педагоглар, укучылар, ата-аналар! Кадерле студентлар!
Сезне яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм – иң якты һәм матур бәйрәмнәрнең берсе. Ул барлык буыннар өчен дә кадерле, балалар алдында яңа мөмкинлекләр дөньясына ишек ача.
Аеруча мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керәчәк беренче сыйныф укучыларын котлыйм. Кызыклы мәктәп тормышының башланачагын белдереп, сезнең өчен беренче кыңгырау чыңлаячак. Биредә сез яңа уңышларга ирешерсез, яңа дуслар табарсыз, сынаулар белән очрашырсыз. Укуның һәр көнен файдалы уздыруыгыз, өзлексез белем һәм тәҗрибә туплавыгыз мөһим, чөнки болардан тыш алга таба барып булмый. Район педагогларын да уку елы башлану белән котлыйм! Үз эшегезгә фидакяр булуыгыз, укучыларны яңа уңышларга илһамландыра алуыгыз өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм. Бу матур бәйрәмдә сезгә һөнәри үсеш, талантлы һәм рәхмәтле укучылар, сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим.
Ә сезгә, кадерле укучылар, яңа уку елында яңа уңышлар телим. Белем туплауда куйган барлык тырышлыгыгызның якын киләчәктә һишчиксез нәтиҗәсе булачак. Ирешелгәндә туктап калмагыз, яңа үрләр яуларга омтылыгыз.
Кама Тамагы муниицпаль район башлыгы П.Н. Лоханов