Затон урта мәктәбендә "Беренче кыңгырау"

2018 елның 1 сентябре, шимбә

1 сентябрь көнне районның 14 белем бирү оешмасында 1426 укучы, укытучылар, ата-аналар, җәмәгатьчелек һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре катнашында тантаналы линейкалар узды. 2018-2019 уку елында 141 укучы  беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Белем көненә багышланган чарада Затон урта мәктәбендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко катнашты. Алар яңа уку елы белән котладылар, укучыларга уңышлар, бай мәктәп тормышы, укытучыларга – иҗади энергия, сабырлык һәм зирәк карарлар, ә әти – әниләргә балалары белән горурлануларын һәм аларның җиңүләренә куануларын теләделәр.

 

Хәрби-патриотик программа кысаларында ел саен җиңү яулаган һәм "Патриот "җәйге сменасында катнашкан өчен Хахалева Аленага һәм Григорьева Аленага III дәрәҗә "Юнармия доблесте" медальләрен тапшырдылар.

 

Бүген котлаулар һәм изге теләкләр белән яңа уку елы башланды. Беренче көнне үк район мәктәпләрендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә һәм дөньядагы тынычлыкка багышланган дәресләр  үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International