Бүген капиталь ремонттан соң район үзәгендә стадион ачылды. Анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты Рәисе Илдар Гыйльметдинов катнашты.
Стадионны ачу тантанасында баш тренер Ришат Хананов җитәкчелегендә 2018 елгы футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчесе булган «КАМА» командасын бүләкләү булды. Командага Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, медальләр һәм кубок тапшырылды.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм якташыбыз Илдар Ирек улы ярдәме белән Кама Тамагының Үзәк стадионы яңа, заманча төс алды. Стадионны реконструкцияләү белән төрле дәрәҗәдәге спорт чараларын күбрәк үткәрү мөмкинлеге дә арта.
Бүген нәкъ менә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше яшьләр мәнфәгатьләре үзәгендә. Балаларның да, өлкәннәрнең дә төрле секцияләрдә шөгыльләнү, үзләрен яхшы физик формада тоту, ихтыяр көчен үстерү теләге зур.
Стадион ачылышы белән ел әйләнәсендә спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде. Уңайлы йөгерү юлы, футбол кыры, хоккей тартмасы, волейбол һәм баскетбол өчен спорт мәйданчыклары, теннис корты көндез дә, кичен дә эшләячәк. Бу яшьләрнең тагын да күбрәк спорт казанышлары юлында тәүге адымнарын ясауларына этәргеч булыр һәм безнең район исәбенә тагын да күбрәк җиңүләр алып килсен өчен көчле стимул булырга мөмкин.
Футболчыларыбызның җиңүе дә моның ачык дәлиле, чөнки аларның күнегүләре нәкъ менә шул, төзекләндерелгән футбол кырында узды.
Кама Тамагының Үзәк стадионы тулы көчкә эшләсен һәм каматамагылыларны һәм аның кунакларын сөендерсен!