Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне белән мөрәҗәгате

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Хөрмәтле каматамагылылар!

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылык белән көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне илдә барлык террорчылык актлары корбаннарын, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алалар. Бу кайгылы дата өч йөздән артык кеше, нигезендә хатын-кызлар һәм балалар корбан булган Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга бәйле. Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә кешеләрне тотык итеп алган террорчылар тормышыбыздагы иң изге нәрсәгә – балаларга кул сузып, иң  оятсыз, кешелексез җинаять кылды. Хезмәт бурычын үтәгәндә гомерләрен кызганмаган каһарманнарга һәм безнең тынычлыгыбызны, иминлегебезне саклаучы яклаучыларыбызга мәңгелек дан!

Һәркайсыбыз шуны истә тотарга тиеш: безнең көч – бердәмлектә, балаларыбызның якты киләчәге өчен дөньяда тынычлык, татулык һәм иминлекне сакларга омтылуыбызда.

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                       П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International