Районның туган якны өйрәнү музеенда “Көзге фантазия” дип аталган яңа күргәзмә эшли башлады. Вахит Дәүләтшин фотокартиналарыннан торган күргәзмәдә туган якның матурлыгын, көзгә генә хас булган моңсуллыкны күрергә мөмкин.