Районга эш визиты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г. Әхмәтов булып китте

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Бүген Кама Тамагы районында эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы булып китте. Очрашу 3 филиалның  “Олы Салтык” бүлекчәсе ындыр табагы территориясендә булды. Очрашуда муниципаль район башлыгы Павел Николаевич Лоханов, авыл хуҗалыгы hәм азык төлек идарәсе җитәкчесе, белгечләре, АО “Олы Кариле” hәм филиалларның директорлары, белгечләре, сервис оешмалары, КФХ башлыклары катнашты. Филиал директорлары Рәхимов Д.В., Абулханов Ф.К., Шәрифуллин А.М., АО «Олы Кариле» директоры  В.А. Касыймов катнашучыларны кыр эшләренең барышы,  терлек азыгын әзерләү, терлекчелек биналарына ремонт эшләре белән таныштырды. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эш шартлары һәм матди стимуллаштыру, фермер хуҗалыкларының проблемалары белән кызыксынды, сорауларга җавап бирде. Районның фермерларын җир пайлары өчен түләү,  40/60 программасы буенча техника сатып алу мәсьәләләре борчый. Очрашу ахырында министр район хезмәтчәннәренә кыр эшләрен уңышлы тәмамлауны теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International