Кама Тамагы районында федераль партия проекты Иҗтимагый советының күчмә утырышы
2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
2018 елның 5 сентябрендә «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Кама Тамагы районында федераль партия проекты Иҗтимагый советының күчмә утырышы узды.
«Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты Россия Федерациясе гражданнарына сыйфатлы һәм уңайлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүгә һәм аларның сәламәтлеген ныгытуга, амбулатор һәм стационар балалар медицина оешмалары системасын үстерүгә, өлкән буын медицинасы үсешенә, сәламәт яшәү рәвеше идеологиясен формалаштыруга һәм ныгытуга ярдәм итүгә, мәктәп медицинасы системасын үстерүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлы тирәлек үсешенә һәм илдә экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән.
Сәламәт киләчәк «проекты кысаларында районда эш берничә мәйданчыкта оештырылган иде. Көннең беренче яртысында әйдәүче клиникаларның – Республика клиник хастаханәсенең, Балалар Республика клиник хастаханәсенең, Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре районның өлкәннәрне һәм балаларны тикшерделәр һәм консультацияләр бирделәр.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасында «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектының Иҗтимагый советының күчмә утырышы булды, анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фәррахов Айрат Зәкиевич, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Лоханов Павел Николай улы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фатыйхов Илдар Разин улы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Азат Фәрит улы, ТР партия проекты координаторы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы Шавалиев Рафаэль Фирнаял улы катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, авыруларны иртә диагностикалау һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемалар турында кызыксынулы конструктив фикер алышу булды. Муниципаль районында әлеге чара Дәүләт Думасы депутаты Фаррахов Айрат Зәкиевичның шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итүе белән тәмамланды.
Район мәдәният йортында балалар өчен хәйрия Яңа ел чыршысы узды. Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов бәйрәмгә килгән барлык ата-аналарны һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады