9 сентябрь көнне Рәсәйдә Рус халкының бөек язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 190-еллык юбилей билгеләнеп үтәчәк.
Бу уңайдан Туган якны өйрәнү музеенда яңа күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә язучының биографиясе, шулай ук китаплары белән танышырга була. Еллар үткән саен язучының иҗатына кызыксыну кимеми, ә арта гына бара.