Быел бөек рус язучысы Л. Н.Толстойның тууына 190 ел тула. Теләсә кайсы олы кешедән, Лев Николаевич Толстойның нинди китапларын беләсез дип сорасагыз, һәркем сезгә җавап бирәчәк: "Анна Каренина" һәм "Сугыш һәм Тынычлык". Сүз дә юк, нәкъ менә алар аңа дөньякүләм танылу китергән. Әмма Лев Толстой әсәрләрне өлкәннәр очен генә генә язмый, балалар өчен да иҗат итә. Лев Толстойның балалар әсәрләре балаларны ярату белән сугарылган. Ул үзенең кечкенә хикәяләрендә көчсез булуы, чын дуслык һәм кыюлык, кешеләргә игелек эшләргә кирәклеге турында яза.
8 сентябрь Затон поселогы китапханәсе Затон урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучылары өчен «Лев Толстой - ул тулы бер дөнья» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чара барышында укучылар Лев Николаевич язган повестьләр, әкиятләр, мәкальләр һәм табышмаклар белән таныштылар. Балалар өчен калын: “ кечкенә хикәяләр”, “ Подкидыш”, “Арыслан һәм эт” һ.б. Язучы биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр. Бөек классикның әсәрләрен искә алып, викторина сорауларына җавап бирделәр, “Әлифба” дан табышмакларга җаваплар бирделәр, Лев Николаевичның әдәби мирасыннан өземтәләр тыңладылар. Әдәби сәгать электрон презентация белән үрелеп барды.
Балалар бөек язучы турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңладылар, чарада катнаштылар.