"Экстремизмга-юк!" декадасын үткәрү кысаларында, Кама Тамагы муниципаль районы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар янында "Яхшылык һәм явызлык дөньясы"дип исемләнгән чара уздырдылар. Социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга экстремизм һәм терроризмның нинди төрләре барлыгы турында сөйләделәр. Шулай ук теракт барлыкка килү куркынычы шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр, буклетлар тараттылар.