"Алга, яшь армиячеләр!"

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрьдә Республиканың «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә «Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-спорт уенының зона этабы узды.  Уенның бурычлары - яшь гражданнарның патриотик аңын формалаштыру, җәмгыятькә лаеклы һәм фидакарьлеккә хезмәт итүгә әзерлек, Ватанны саклау бурычларын үтәү, шулай ук «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексы кысаларында армиягә чакырылучы яшьләрнең физик әзерлеген тикшерү.

Уенда 6 муниципаль районнан 6 команда катнашты.  Уенда катнашу өчен В. П. Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбенең «Патриот» командасы чакырылган иде. Җитәкчесе Сорокин А. И. Уен программасына 3 блок керде: конкурс программасы (теоретик конкурс, «Сафта сынлы, сугышта көчле» конкурсы), «ГТО» спорт программасы (60 метр йөгерү, перекладинада тартылу, граната ыргыту, АК-74 сүтеп - җыю), «Хәрби тактик уен» блогы.  Уен нәтиҗәләре буенча В. П. Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе командасы 1 урынны яулады һәм бөтенроссия хәрби-спорт уенының Республика этабында катнашу хокукына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International