2018 елның 12 сентябрендә “Экстремизымга - юк” ункөнлек кысаларында “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлназ Хөснетдинова һәм Аида Идрисова “Безнең планета бердәм, безнең бердәм гаилә” дигән тематик чара үткәрделәр. Әлеге чара яшь буында дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү өчен оештырылды.
Әлеге чараның максаты экстремизм һәм терроризм кебек күренешләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Бурычы:
- төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру;
- көч куллану, терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш хисе тәрбияләү;
- вакыйгаларны анализларга, нәтиҗәләр ясарга, үз фикереңне ышандырырлык һәм дәлилләргә ярдәм итәргә.
Чара барышында социаль педагоглар дөньяның төрле диннәре турында да сөйләштеләр: бер дин икенчесенә комачауламый. Балалар начар һәм яхшы гамәлләр, игелеклелек, тирә-юньдәге кешеләргә мәрхәмәтле булу, якын кешең булсынмы, очраклы бер юлдашың турында фикер алыштылар.