Районда 7 сентябрьдә бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнде. 16478 га мәйданда 36253 тонна ашлык җыелган, уртача уңыш-22 ц / га. Беренчеләрдән булып урып-җыюны «Нармонка» Агрофирмасының 1 нче филиалы аграрийлары төгәлләделәр. Алар гектарыннан 19,3 центнер уңыш алдылар, иң зур уңыш 3 нче филиалныкы – 28,4 центнер.
Көзге чәчү төгәлләнде. Көзге культуралар 10200 гектарда чәчелгән: шул исәптән, 6500 гектарда – көзге бодай, 2700 гектарда – арыш, 1000 гектарда рыжик. 576 гектарда рапс суктырылды. Әмма хуҗалык кырларында авыл хезмәтчәннәренең эше дәвам итә. “Нармонка” Агрофирмасының 2 нче филиалы һәм «Олы Кариле» АҖ силос өчен кукуруз җыюны башладылар. Бүгенге көнгә 2370 тонна силос салынды, салам әзерләү бара (5270 тонна). План буенча каралган 30200 гектарның 8000 гектарында туфракны төп эшкәртү үткәрелде. Горчица урып-җыю дәвам итә, 1000 га мәйданда горчица суктырылган, ул 500 тонна тәшкил итә.