Кама Тамагы муниципаль районы торак пунктларында 2018 елның 13-14 сентябрь көннәрендә «Яшел Россия» акциясе һәм "Эшләрбез!" Бөтендөнья Чисталык көне кысаларында өмәләр узды. Акция барышында җирлекләрдә клублар, зиратлар, яр буе зоналары һәм урман утырту территорияләре җыештырылды.
Әлеге чарада җирле халык та, шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары да актив катнашты.
Мондый акцияләр тагын да күбрәк булыр, һәм безнең районның табигате тагын да ямьлерәк булыр, дип өметләнәбез.