Бүген Кама Тамагында традицион «Милләтләр кроссы-2018» Бөтенроссия йөгерү көне һәм «Татарстан кроссы-2018»республика массакүләм ярышлары узды.
Туфан Миңнуллин исемендәге парк керү юлында мәктәп укучылары, оешма, предприятие, җирлек вәкилләре сәгать 9.30 да җыелдылар.
Программа 5 узыштан торды. Стартка беренче булып 10-13 яшьлек малайлар һәм кызлар чыкты. Аның артыннан өлкән сыйныф укучылары, аннан ир-атлар һәм хатын-кызлар старт алды.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар белән бүләкләнде.