"Укучының мәдәни көндәлеге" - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган мөһим мәдәни-мәгариф проекты.
Уку елы башында Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлекләр тапшыру матур традициягә әйләнде. Бу көндә балалар мәдәният учреждениеләре – музейлар, театрлар, кино һәм китапханәләр белән танышалар, шулай ук проект кысаларында уздырылган конкурсларда катнашалар.
14 сентябрь көнне Татарстанның барлык мәктәпләрендә, музейларында һәм китапханәләрендә «Музейлар иленә сәяхәт» Бердәм мәдәният дәресе узды. Затон урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен бу дәресне Затон поселогы китапханәсе белгечләре һәм Затон урта мәктәбенең мәктәп музее җитәкчесе Киреева О. Л. үткәрде.
Беренче сыйныф укучыларына бу көндәлек ни өчен кирәк һәм ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннан соң балалар мәктәп музеенда булдылар, алар өчен Ольга Леонидовна экскурсия үткәрде.