17 сентябрь көнне Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон поселогында яшәүче Николай Петровичка 90 яшь тулды. Аны әлеге истәлекле бәйрәме белән котларга Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина, Куйбышев Затон поселогы башлыгы һәм Куйбышев Затон Советы рәисе Альмира Винникова килде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы хакимияте исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
Моисеенко Николай Петрович 1928 елның 17 сентябрендә Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны поселогында туа. Кечкенәдән үк Николай Петрович хезмәткә өйрәтә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авыр вакытларда әти-әниләренә хуҗалык буенча йорт эшләрендә булышкан, вакыт үткән, тормыш бер урында тормаганНиколай да үсә төшкән. 1944-1945 елларда сержантлар курсына әзерлек бара. 1949 елдан 1953 елга кадәр танк гаскәрләрендә хезмәт итә. 1953 елда туган авылына кайтып терлекче булып урнаша. 1954 елда аңа баржага эшләргә тәкъдим итәләр. Николай Петрович тормыш иптәше белән бергә су транспортында инженер булып эшли. Ул калган бөтен гомерен флотка багышлады. 1992 елга кадәр 3 бала тапканнар һәм тормыш тукталышсыз кайнап тора. Николай Петрович пенсиягә чыккач, туган җирендә торып, тик ятмаган. Хатыны белән бергә йорт хайваннары тотканнар. Бүгенге көндә алар хатыны белән үз йортларында яшиләр. Аларның балалары һәм 5 оныгы һәм 4 яраткан оныкчыклары бар. Аларның хәлләрен беләргә көн саен уллары Николай һәм килен Ирина килә . Николай Петровичның күзләре начарлана башлаган, хәзер аларның яраткан кәҗәләрен балалар карый.