Пенсиягә өстәмә социаль түләү Россия Федерациясе территориясендә яшәүче эшләмәүче пенсионерларга Россия Федерациясенең тиешле субъектында күрсәтелгән максатлар өчен билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумыннан түбән күләмдә түләнә торган гомуми түләүләр Россия Федерациясе Пенсия фонды органнары тарафыннан башкарыла.
Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды Идарәсе исегезгә төшерә: социаль өстәмә яшәү минимумына кадәр эшләмәүче пенсионерларга гына түләнә. Бу мөһим шарт, аны бозу Законсыз. Пенсиягә социаль өстәмә алучы пенсионер эшкә урнашса, ул бу хакта яшәү урыны буенча РФ Пенсия фондына кичекмәстән хәбәр итәргә тиеш.
Пенсия фонды начальнигы И. И. Гыйльметдинов