Эшлекле дүшәмбе

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2018 елның 24 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин район активы белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды.

Белем бирү учреждениеләренең 2018-2019 уку елында эшен оештыру мәсьәләләре буенча «Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе» башлыгы Елена Гыймадиева чыгыш ясады.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлназ Сафина Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында планлаштырылган чаралар планы белән таныштырды.

 Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә ирекле халык дружиналарының эше турында Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлегенең "Кама Тамагы" полиция бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Россияев чыгыш ясады.

Аннары муниципаль берәмлекләр башлыклары, авыл җирлеге секретарьлары, Совет аппараты һәм Башкарма комитет аппараты бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдум үткәрү һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәйкәлләрне төзек хәлдә тоту мәсьәләләре каралды, алар буенча Газинур Габидуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International